Nur.gen.tr
Бисмиллаһ һәр хәернең башыдыр.
Бит(11-14):

АЛТЫНЧЫ СҮЗ


     Нәфес һәм малыңны Аллаһка сатуның һәм Аңа кол, гаскәр булуның никадәр табышлы бер сәүдә, ни кадәр мактаулы бер дәрәҗә икәнлеген аңларга теләсәң, шушы хикәяне тыңла:
     Бервакыт бер патша үз кулы астында эшләүче ике адәмгә вакытлыча гына файдаланырга бер бакча бирә, эчендә хуҗалыкта була торган фабрика, машина, ат, корал кебек һәрнәрсә була. Ләкин куркыныч сугыш вакыты булу сәбәпле, һичбер нәрсәнең тәртибе калмый: я ватыла, я искереп, үзгәреп бетә. Падишаһ бу ике кешегә шәфкатеннән чыгып, бер илчесен җибәрә. Аның аркылы мәрхәмәтле бер боерык бирә: "Кулыгызда булган әманәтләремне миңа сатыгыз. Мин аларны сезнең өчен саклармын. Бушка әрәм китмәсен. Ә сугыш беткәч, мин ул әйберләрне сезгә тагын да яхшырак сурәттә кайтарып бирермен. Һәм ул әманәт гүя сезнең үз малыгыз, алар өчен сезгә зур бәя бирермен. Һәм, ул машина һәм фабрикадагы җиһазлар минем исемем белән, минем станокларымда эшләттерелерләр. Аларның һәм бәяләре, һәмхаклары бердән меңгә күтәрелер. Бөтен табыштан килгән файдаларны да сезгә бирермен. Сез үзегез көчсез һәм ярлысыз, ул зур эшләрнең чыгымнарын каплый алмассыз. Бөтен чыгымнарны, кирәк-яракларны үзем күтәрермен. Бөтен табышларны, файдаларны сезгә бирермен. Һәм, сугыш беткәнчегә кадәр аларны үзегездә калдырып торырмын. Менә сезгә, биш мәртәбә файда эчендә файда... Әгәр миңа сатмасагыз, күреп торасыз, һичбересе кулындагыны саклап тота алмый. Башкалар кебек сезнең кулыгыздан да чыгып китәр. Һәм бушка әрәм китәчәк, һәм ул югары бәядән дә мәхрүм калачаксыз. Һәм шундый яхшы, кыйммәтле җиһазлар, машиналар, кулланылачак күркәм фабрикалар эшләттерелмәү сәбәпле, бөтен кыйммәтләрен югалтырлар. Һәм аларны идарә итү, саклау мәшәкате һәм авырлыгысезнең өстә калачак. һәм әманәткә карата саксыз караш кылу җәзасын да күрерсез. Менә сезгә, биш мәртәбә зыян эчендә зыян...
     Һәм дә миңа сату исә - миңа гаскәр булып, минем исемем белән куллану дигән сүздер. Гади бер кол һәм эшсез-гораба урынына, бөек бер падишаһның лаеклы, ирекле бер ярдәмче хәрбисе булырсыз.
 | 
Pharmaceutical Track & Trace System İlaç Takip Sistemi